Татарстанда бүген көчле яңгыр көтелә
Аерым районнарда яшен һәм көчле җил чыгуы ихтимал.
(Казан, 29 август, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле яңгыр көтелә.
Республиканың аерым районнарында яшен һәм яшен вакытында көчле җил чыгуы ихтимал. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан...