Татарстанда коточкыч юл һәлакәтендә 19 яшьлек кыз үлгән, 5 кеше зыян күргән
Кичә Питрәч районының Казан-Шәмәрдән юлында 25 яшьлек «ВАЗ-2115» йөртүчесе зур тизлек белән каршы як полосага чыгып, "маңгайга-маңгай" «Рено Флюэнс» автомобиленә бәрелә.
"Челнинские известия" хәбәр итүенчә, 19 яшьлек «ВАЗ-2115» пассажиры алган җәрәхәтләрдән урында ук һәлак булган. Авариядә зыян күргән тагын 5 кеше ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатылган.