КАВЫН САЙЛЫЙБЫЗ: ТӘМЛЕ “КОЛХОЗНИЦА” ҺӘМ “КАНТАЛУПА” – ӘФЛИСУН ТӨСЕНДӘ, Ә “МЕДОВАЯ” – АВЫР БУЛА
Җәйнең иң рәхәт һәм тәмле чагы җитте: җиләк-җимешләр өлгерде, кавын һәм карбызны да ташып кына торалар. Әмма, гадәттә, сатучылар мактый-мактый өлгермәгән яки бозыла башлаган кавын-карбызны "шудырырга" гына тора. Тәмле кавынны ничек сайларга?
"Кавын исе теплицаның тышкы ягына чыккач, өзеп ашыйбыз"
- 10 ел тирәсе, теплица ясаганнан бирле кавын үстерәм, -...