Моннан бер атна элек югалган хатын-кыз табылган
Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсендә яшәүче 37 яшьлек ханым бер атна элек дус кызының өеннән чыгып китә һәм әнисе йортына кайтмый.
Телефоннан шалтыратуларга да җавап бирми. Туганнарына полициягә гариза язудан башка чара калмый.
Гаммәви мәгълүмат чараларында аның югалуы хакында хәбәр пәйда булып, социаль челтәрләргә таралгач, ханым искәрмәстән өенә кайтып...