Кармыш ипие гел уңа
Кармыштан шәхси эшмәкәр Дамир Гатин миченнән көненә 540-600ләп буханка ипи сатуга чыга.
Ак ипине авыл эшкуарлары үзләре үк Бәркәтә, Керкәле, Лашман, Күтәмә, Чирмешән, Ивашкино, Әккәрәй, Кармыш, Яшәүче авыллары кибетләренә тараталар.