Рәхмәт, якташлар!
Туган як тарихы музеенда безнең картиналардан күргәзмә оештырган өчен, музей хезмәткәрләренә, район җитәкчелегенә бик зур рәхмәт.
Безнең иҗатыбыз белән танышкан, эшләребезгә ихлас бәя биргән барча якташларга да рәхмәт. Аларның фикерләре алдагы иҗатыбызга, һичшиксез, ярдәм итәчәк.
Күргәзмәне чын мәгънәсендә бәйрәм ясап ачтык. Бу чарага район җитәкчесе Нурхамәт Хәмидуллин үзе дә килергә...