Югары Чегодайдан Сәгыйдулла бабай шигырен Казан институтында тапканнар
Күренекле татар язучысы, мәрхүм Ибраһим Сәлаховның архив материалларын барлаганда, Югары Чегодай авылыннан Сәгыйдулла Җиһаншинның бер шигыре табылды. Бу хакта безгә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Ләйлә Гарипова хәбәр итте.
Шигырьләрне әдипкә кемнең юллавы мәгълүм түгел. Аларның бары Җиһаншин Сәгыйдулланың көндәлек дәфтәреннән алынуы һәм авторның 1985 елда вафат...