"Гөлтан" салаты
Пешкән тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны - вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз...