Чирмешән районы хәбәрләре
Яшьләр Җиңү символын тарата
"Георгий тасмасы" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Яшь гвардия" иҗтимагый оешмасының райондагы активистлары район үзәгендә Җиңү символын - тасмалар тараттылар.
-Кайбер райондашларыбыз георгий тасмасын, туганнарыбызга, якыннарыбызга да булыр дип, икешәр- өчешәр дә сорап алдылар, - ди оешманың райондагы бүлеге җитәкчесе Алинә Нуретдинова. - Бу акцияне әле дәвам итәчәкбез,...