Чирмешәндә гала – концерт була
20 ноябрьдә яшьләрнең ял итү үзәгендә үзешчәннәр смотрының йомгаклау концерты була.
"Бу көннәрнең даны мәңгелек" девизы астында узган чираттагы бу фестивальнең Гала-концертында 44 номер тәкъдим ителәчәк, җиңүчеләр бүләкләнәчәк (аларның исемлеге, муниципаль район башкарма комитеты карары газетаның алдагы саннарында басыла).