Дуңгыз гриппы тег белән яңалыклар
-
Алабугада "дуңгыз гриппы"ннан ике айлык бала үлгән
Әлеге күңелсез хәл төнге сәгатьләрдә булган. Бу хакта "Новая Кама" яза. Ике айлык бала Чаллы хастаханәсендә үлгән, диелә. Бала Алабугадан китерелгән була. Әлеге чыганакка табиб-эпидемиолог Наталья Ларина хәбәр иткәнчә, балада "дуңгыз гриппы" - A(H1N1) булуы ачыкланган. Бу - Алабуга өчен беренче очрак. http://ipad.intertat.ru/tt/yanalyklar/item/54134-alabugada-duңgyiz-grippyinnan-ike-aylyik-bala-үlgәn.html
-
Чаллыда ун кеше "дуңгыз гриппы" йоктырган: арада 1 яшьлек бала да бар
Чаллы шәһәре йогышлы авырулар хастаханәсеннән әлеге авыру турында даими мәгълүмат биреп барыла. Тагын 4 кешегә "дуңгыз гриппы" диагнозы куелган. Авыручыларның иң кечкенәсе - бер яшьлек бала. Ул шәһәрнең Зяб бистәсеннән китерелгән. Иң соңыннан хастаханәгә эләккән "дуңгыз гриппы" йоктыручылар арасында 15 яшьлек кыз бала, 20 һәм 33 яшьлек ике хатын-кыз да...