Дога көче [булган хәл]
Күрше республиканың иксез-чиксез урманнарында була бу хәл.
...Кичкырын. Агач егучылар җиңел машина белән урман юлыннан кайтып киләләр. Автомобиль шоферы, нәрсәгәдер көйсезләнеп, өзлексез мыгырданып бара. Аның белән бәйләнергә, сүзләрен куәтләргә теләүче табылмый.
Шуңа ачуы тагын да кабара, күрәсең: идарәне югалтуын сизми дә кала. Машина, чиелдаган авазлар чыгарып, юл читенә чыга һәм...