Котырган төлке кыз балага ташланган
Әлеге коточкыч хәл Чувашия республикасы Порецкий районының Кудеиха авылы янында булган.
Елга буенда уйнап йөргән 14 яшьлек кыз балага һич көтмәгәндә төлке ташлана. Бер тапкыр тешләп алса да, төлке качып китәргә җыенмый - киресенчә, икенче кабат кызга ташлана. Бу юлы инде кыз бала да куркып калмый. Каян кыюлык тапкандыр, ул...