Мамадышта чупакабра күргәннәр
Мамадышта яшәүчеләр Пузанка тавында билгесез җәнлек күрүләре турында хәбәр итә. Җиләктән коты алынып кайткан бер ханым, әлеге җәнлекне чупакабра, дип атады.
-Кичке сигезләр тирәсендә, көнгерәгә охшаган сәер җәнлек күрдем. Озын койрыклы, йонсыз, алгы аяклары кыска. Безне күргәч, башта туктап карап торды, аннары соң сикерә-сикерә йөгереп китте. Бик курыктым, - дип...