Чирмешәндә кайберәүләр чүпләрен полигонга түгел, зират янына ташый
-Нинди хәл инде, әле өченче көнне генә җыештырган идек бит, чип-чиста урынга машина-машина чүп түгеп киткәннәр, языгыз әле газетага, шулай ярамый бит инде, - дип килеп керде редакциягә гарьлегеннән янып-көюе йөзенә чыккан Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Светлана Ганиева.
Сүз Кече Чегодай авылы яныдагы терлекчелек фермасы янәшәсендәге ком карьеры һәм аның...