“Чирмешән агрохезмәтләре“нә сыер савучылар кирәк
Озакламый "Чирмешән агрохезмәтләре"нең Түбән Кәминкә бүлекчәсеннән дә сөт озата башлаячаклар.
Биредә асралучы 201 баш тана бозаулый да башлаган. Хәзер Иске Кади авылыннан килгән осталар сыерлар өчен ферма бинасын ремонтлыйлар, саву агрегатлары урнаштыралар. Бозаулар өчен дә урыннар әзерләнә, тудыру бокслары ясала.
-Инде малларның 62се бозаулады, яшь бозаулар саны көн саен арта....