Черемшанский район тег белән яңалыклар
-
Әмиргә - Сабантуй бүләге
Әмирлеләр Мәктәп урамыннан аръякка, Байкал урамына яңа басмалардан гына йөриләр. Тимер, матур, чыдам, уңайлы, озын ике басманы Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар Сургуттан ук ясатып кайттылар, урнаштырдылар да. Әлеге эшкуарлар туган авылларында берничә ел элек җиңел машиналар да үтеп йөрерлек бер басма - күпер ясатып куйганнар иде инде. Хәзер игелекле эшкуарлар...
-
Кара Чишмә янындагы авариядә машина йөртүче җәрәхәтләнгән
Узган атнада район территориясендә булган бер авариядә бер кеше җәрәхәтләнгән, ике машинага зыян килгән. Кара Чишмә тирәсендә ике машина бәрелә. "УАЗ" машинасы белән идарә итүче 1965нче елгы ир - ат, Кузай ягыннан килгәндә, каршы як полосага чыга һәм "Фольксваген" машинасына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, ике машина да әйләнеп каплана. Һәлакәттә буран...
-
Игътибар, эзләтү!
Игътибар, эзләтү! 23 январьда 11.07 сәгатьтә Зеленодольск шәһәренең Ленин урамы, 70 йорт янында, инкассатор булып эшләүче шул шәһәр кешесе, хезмәттәшенең аягына табельле коралдан атып, 60 миллион сум акчаны алып, "Фольксваген Амарок" инкассатор автомашинасында (дәүләт номеры Т669ОС/116 rus) билгесез юнәлештә югала. Полиция хезмәткәрләре 1989 елгы Богаченко Игорь Константиновичны эзлиләр. Зеленодольск шәһәрендә...
-
Артем еракка сикерә
Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында Түбән Камада узган республика чемпионатында өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче Артем Писагин озынлыкка сикерү буенча өченче урын алган. Республиканың инвалидлар физкультура-спорт җәмгыяте мондый ярышларны ел саен уздыра. 23 августта Түбән Камада җиңел атлетика буенча чемпионат булды. Анда йорт-интернаттан Роберт Муллин, Артем Писагин һәм Ленар Шиһабетдинов...