Татарстанлы сихердән котылу өчен 280 мең сум акча түләгән
Сихере булганмы-юкмы - билгесез, ә менә акчасының кая киткәне, бәхеткә, билгеле булган.
Вакыйга Яр Чаллыда була. 80 яшьлек әбиең юлда танышын очратып, сүз иярә сүз китеп, үзенең күзләреннән зарлана башлый. Шулвакыт юлда «ялгыш кына» танышының танышы килеп чыга һәм аралаша торгач әбинең сәламәтлеге начараю сәбәбенең сихердән килеп чыкканын хәбәр итә....