Чирмешән районында чәчүлекләр тәрбия көтә
"ЧирмешәнАГРО" җәмгыяте язгы кыр эшләрен уңышлы дәвам итә, бүген биредә сабанашлык культураларын тамырдан тукландыруны төгәлләп киләләр, 520 гектарда чәчелгән шикәр чөгендере участокларын беренче кат химик юл белән эшкәртүне озакка сузмыйлар.
"Күтәмә АГРОфирмасы" да чәчүлекләрне тәрбияләүгә зур игътибар бирә. Хуҗалыкта беркадәр мәйданда бөртеклеләр чәчелгән участокларны тырмалап куйганнар. Район буенча алганда, район...