Бәркәтә тег белән яңалыклар
-
Колхозда эшләгәндә санаторийда ял итә идек
Безнең чор кешеләренең хезмәт юлы иртә башланды. Үзем дә 7 классны тәмамлагач биш ел дуңгызлар карадым. Ул вакытта да алдынгы терлекчеләрне, колхозчыларны район газетасында мактап язалар иде. Дуңгыз фермасында эшләгәндә "Ленин юлында" газетасында фоторәсемем дә басылып чыкты. Эштән арып кайтсак та, яшь чак бит, кичке уенга клубка җыела идек. Ул...
-
Чирмешәнлеләр сөттән акча “коялар“
Бәркәтә авылында яшәүче Нурсинә һәм Рәис Төхфәтуллиннар узган 2014 елны дәүләткә 37745 килограмм сөт тапшырганнар. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар арасында бу районда иң зур күрсәткеч. Бүген Төхфәтуллиннар хуҗалыгында 15 баш сыер исәпләнә, шуларның унысын савалар, калганнары бозаулаган яисә буаз. -Декабрь аенда сөт сатып 60 мең сум акча эшләдек, - ди йорт...
-
Бәркәтә чыршысы республикада да танылды
Бәркәтә авыл җирлеге "Иң матур чыршы" республика бәйгесендә җиңүче булды һәм "Авыл җирлегендә иң матур чыршы" номинациясендә 300 мең сум акча белән бүләкләнде. Әлеге номинациядә җиңүчеләрне биш зонада билгеләгәннәр. Көньяк - көнчыгыш зонада беренче урынга бәркәтәлеләр лаек булган. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, чыршыларның бизәлеше белән беррәттән Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үткән чаралар,...
-
Бәркәтәдән Гайсә Миргалимов ел саен өй каршындагы чыршысын бизи
Бәркәтә авылында узган халык җыенында Гайсә Миргалимовка да бүләк тапшырдылар. Ул авылда Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрне бизәү буенча бәйгедә җиңүчеләрнең берсе дип танылды. -Мин 40 ел авыл клубында киномеханик булып эшләдем,- ди "ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре", 76 яшьлек Гайсә абый.- Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре килеп җитә башлагач, урманнан...
-
Түбән Кармалкада һәм Бәркәтәдә халык җыеннары узды (+ФОТО)
Чумачка эшкуары Фаил Мөхәммәтҗанов узган елдан бирле субсидияле кредит буенча документлар җыеп тапшырса да, аңа һаман вәгъдә ителгән акчаны бирмиләр. Ул кредит акчасына савым сыерлары алган булган. -Инде кермәгән җир калмады, эш кенә алга бармый,- ди Фаил. Ул бу уңайдан Түбән Кармалка авыл җирлегендә узган җыенда да гарьләнеп сөйләде. -Бәлки...
-
Бәркәтә казлары Ижевскига “оча“
Абиевлар быел үз хуҗалыкларында 180 баш каз үстергәннәр. Алар алып килгән "озынмуенлыларның" түшкәләрен халык соңгы ярминкәдә чират торып алды дисәң дә була. -Кечерәкләрен 1000 сумнан, симезрәк дигәннәрен 1300дән сатабыз. Бетте инде, соңгы түшкәләре - өйдә үзебезгә генә калды. Май аенда бәпкә килеш алган идек, бәрәңге, фураж ашатып үстердек, - диде...
-
Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләрендә ремонт бара
Быел районның Иске Үтәмеш һәм Бәркәтә мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде. Биналарны үзгәртеп кору - реконструкция эшләрен үткәрүгә хөкүмәттән һәр ике мәктәпкә 11 миллион сумлап акча бүлеп бирелгән. Бәркәтә мәктәбендә ремонт кыш айларында ук башланды. Монда әүвәл демонтаж эшләре башкарылды. Мәктәп директоры Габдерәшит Гыйнванов әйтүенчә, стеналар һәм биш ел элек...
-
Бәркәтәдә янгын депосы ачылды
Агымдагы елның үткән тугыз аенда район территориясендә 14 тапкыр ут чыгу очрагы теркәлгән. Янгын сүндерүчеләргә узган чорда Чирмешән, Девичья Поляна, Утыз Имән, Урманасты Үтәмеш, Иске Кади авылларына чыгарга туры килгән. Янгыннарны сүндерергә чирмешәндәге 135нче частенә, Ульяновкада, Күтәмәдә урнашкан янгын подразделениеләре дә ярдәм итә. Хәзер инде аларга Бәркәтәдә урнашкан ТР янгынга...
-
Дүртенче һәм җиденче
"Мини - футболны мәктәпкә!" гомумроссия проекты кысаларында Түбән Новгородта һәм Пензада узган ярышларда Бәркәтәдән ике команда катнашты. Малайлар Түбән Новгородта ундүрт команда арасында - дүртенче, ә кызлар Пензада унике командадан җиденче урынны алганнар. Бәркәтә урта мәктәбенең малайлар (1999 - 2000нче елларда туган) һәм кызлар (1995 - 1997нче елларда туган) командалары...