Чирмешән боксчылары җиңүләр белән кайтты
13,14 яшьлек үсмерләр арасында Татарстан беренчелегенә бокс буенча узган ярышлардан Ивашкинодан Александр Апалаев үз авырлыгында - беренче, 1нче Чирмешән мәктәбеннән Егор Степанов өченче урын яулап кайттылар.
Саша Пермьда узачак ярышларда республика командасы составында да чыгыш ясарга тиеш.
Автор фотосы