Фаҗигале төстә аякларсыз калган Рөстәм: хисләремне тыя алмый, мендәр астына качып еладым
Күптән түгел Казанда Башкортстанның Чакмагыш шәһәрендә яшәүче Рөстәм Нәбиев кунак булып китте. Максаты - үзе турында китап язу. Әлегә эчтәлеген әйтеп бетерми, әмма ул китапта Рөстәмнең авыр язмышы, кыенлыкларны җиңүе турында да язылыр, Казандагы күргәннәренә дә урын табылыр төсле.
"Җимерек астында сөйләшеп яттык"
Рөстәм - блогер. Аның Инстаграмдагы сәхифәсендә 73...