Җиңүнең бәһасе арта бара
9 майда, Бөек Җиңүнең 67 еллыгы уңаеннан Чирмешәндә тантаналы митинг узды.
Сагышлы да, шатлыклы да бу бәйрәмдә йөзләгән райондашыбыз һәм кунаклар катнашты. Шөкер, арада дәһшәтле, рәхимсез сугышның утын - суын кичкән ветераннар да бар иде. Бүген аларга рәхмәт, хөрмәт сүзләре еш яңгырады, ә фронтта гомерләре өзелгәннәрне бер минут тынлык белән...