Баянчы тег белән яңалыклар
-
Туймәт баянчысыз калды
Туймәттә яшәүче Мөҗип абый Кәримов 78 яшендә кисәк кенә вафат булган. Авылда хөрмәтле, уңган, оптимист, уен-көлкеле кеше иде ул. Бик күп мәҗлесләрдә, бәйрәмнәрдә кулыннан гармун төшмәде. Элек колхозның мактаулы машина йөртүчесе, Туймәтнең патриоты иде. Мәрхүмнең гаиләсенең, якыннарының олы хәсрәтен уртаклашабыз. Мөҗип Хаҗип улын 8 февральдә Туймәттә җирләячәкләр.
-
Стаж тулы түгел
Госман абзый озак еллар колхозда эшләп пенсиягә чыккан. Уен-көлкеле, сүзгә оста кеше, мәҗлесләрдә урыны гел түрдә була. Баянчы бит ул. -Ничек соң, пенсияне күп аласыңмы?- дип сорагач, Госман абзый: - Ярый инде шунда. Минем бит кызлар белән кич утырып, гармун уйнап йөргән вакытларны стажга кертмәгәннәр, санамаганнар,- ди.