Чирмешән районында узган елда барысы 928 миллион сум пенсия акчасы һәм өстәмәләр түләнгән
Узган елда РФ Пенсия фондының район идарәсе 928,5 миллион сум күләмендә түләүләр башкарган, ягъни 2016 ел белән чагыштырганда, 69,1 миллионга күбрәк.
Бүген идарәдә 5896 пенсионер исәптә тора, бу - барлык район халкыннан 29 проценты. 740 пенсионер предприятиеләрдә һәм оешмаларда хезмәтләрен дәвам итәләр. 2017 елда идарә тарафыннан 333 кешегә пенсия билгеләнде....