Уфа бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны бутаганнар
Яшь ананың ике көн буе башка кеше баласын ашатуы ачыкланган.
Уфада Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсендә яңа туган сабыйларны бутаганнар, дип хәбәр итә БСТ.
Зөлфия Николаеваны Уфа хастаханәсенә Мишкинск районыннан китергәннәр. Аңа ашыгыч рәвештә кесерево операциясе ясаганнар. Хатын-кыз ике көннән соң гына бала аныкы булмавын аңлаган. Зөлфия сүзләренчә, бала 3800...