Чирмешән район больницасына табиблар кирәк
Район халкына медицина ярдәмен бер үзәк район больницасы, өч врач амбулаториясе (Шешминка, Иске Котыш һәм Түбән Кәминкә) һәм 34 фельдшер - акушерлык пункты күрсәтә.
Аларда барлыгы 297 белгеч хезмәт куя, шуларның 34се -врач. Район больницасына соңгы вакытта гына да тагын берничә врач эшкә урнашкан. Бүген биредә педиатрга ихтыяҗ зур.