72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган.
- Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык....