Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Яңа Чишмәдә боксчылар “сугышкан“

    Күтәмә һәм Ивашкино мәктәпләренең бокс буенча җыелма командасы Яңа Чишмәдә узган иптәшләрчә очрашу ярышларында икенче урын яулап кайтты. Түбән Кама, Кама Аланы шәһәрләре, Яңа Чишмә боксчылары катнашындагы бәйгедә безнекеләр - Станислав Никонов һәм Михаил Яманов үз үлчәү категорияләрендә беренче урын алган (тренерлары Николай Емельянов). Күтәмә мәктәбеннән Александр Башарин, Андрей Логинкин,...

    Күтәмә һәм Ивашкино мәктәпләренең бокс буенча җыелма командасы Яңа Чишмәдә узган иптәшләрчә очрашу ярышларында икенче урын яулап кайтты.

    Түбән Кама, Кама Аланы шәһәрләре, Яңа Чишмә боксчылары катнашындагы бәйгедә безнекеләр - Станислав Никонов һәм Михаил Яманов үз үлчәү категорияләрендә беренче урын алган (тренерлары Николай Емельянов).
    Күтәмә мәктәбеннән Александр Башарин, Андрей Логинкин, Андрей Иванкин, Кирилл Быков, Ивашкинодан Радик Низамов, Иван Толстов, Александр Апалаев, Андрей Краснов үз тиңнәре арасында икенче урын ияләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: