Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман көрәшчеләре ике кубок алып кайтты

Лашман урта мәктәбенең ике укучысы милли көрәш буенча Әлмәт районының Габдрахман авылында үткән ярышлардан ике призлы урын яулап кайтты.

“Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең Лашман филиалы көрәшчесе  Ришат Шакиров үз авырлыгындагы көндәшләре арасында беренче урынга чыккан. Аны җиңүче кубогы һәм акчалата бүләк белән сөендергәннәр. Айназ Төхбәтуллин исә өченче урын яулап, шулай ук акчалата бүләккә ия. Әлбәттә инде, егетләрнең копилкаларына берәр медаль дә өстәлде.

“Көрәш” федерациясенең Әлмәт районындагы бүлеге оештырган бәйгедә Баулы, Әлмәт, Лениногорск, Азнакай, Актаныш, Чирмешән, Сарман районнары һәм Оренбург өлкәсе спортчылары бил алышкан. Әлеге командалар арасында гомуми нәтиҗәләр буенча өченче урын яулаган безнең район командасы (остазлары Рафик Гатин) кубок белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев