Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Кызлар да көрәшмәкче

    Быел район үзәгендә балаларны дзюдо серләренә өйрәтәчәкләр. Укучылар "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спортзалында милли көрәш, билбау көрәше секцияләрендә дә шөгыльләнә. Монда күнегүләр август ахырларында ук башланган. Быел бу спорт төрләренә кызларны да тартмакчылар. Кичке алтыда башланучы күнегүләрне карарга бүген Эльвина Сәгыйрова да килгән. 7нче сыйныф укучысы әлегә "разведка ясый". - Миңа...

    Быел район үзәгендә балаларны дзюдо серләренә өйрәтәчәкләр. Укучылар "Чирмешән" физкультура-савыктыру комплексы спортзалында милли көрәш, билбау көрәше секцияләрендә дә шөгыльләнә.

    Монда күнегүләр август ахырларында ук башланган. Быел бу спорт төрләренә кызларны да тартмакчылар.
    Кичке алтыда башланучы күнегүләрне карарга бүген Эльвина Сәгыйрова да килгән. 7нче сыйныф укучысы әлегә "разведка ясый".
    - Миңа көрәш бик ошый. Сабан туйларын да ахырына кадәр, батырлар билгеле булганчы карап утырам,- ди ул. - Әгәр иптәшкә кызлар булса, көрәшкә йөрер идем. Бүген әле карарга гына килдем.
    Районның яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге оештырып җибәргән спорт секцияләре бушлай. Биредә Фәнил Шәрифуллин балаларны татарча көрәшергә өйрәтәчәк. Казан Универсиадасы программасына кертелгән билбау көрәшенең дәрәҗәсен яшьләребез арасында Илзәр Закиров үстермәкче. Ә Марат Исхаков дзюдо алымнарын өйрәтергә алынган. Спортны яраткан малайларны, кызларны алар үзләре янына, спортзалга дәшә.

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: