Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Кармышта каһарман якташларын чаңгы ярышы уздырып искә алдылар

Иганәче авылдашлары Фәгыйль Гатиятов Бари Габдрахманов туган көндә кросс та үткәрергә тели.

Кармыш авылында авылдашлары – Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә чаңгы ярышлары узды. Авылдашлары - Фәгыйль Гатиятов тәкъдиме белән бу бәйгене район мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырды.

Гатиятов бу юлы да туган авылына саллы бүләкләр белән кайткан. Үз яшь категорияләрендә призлы урыннарга ия булган укучыларга Грамоталар, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды иганәче. Ә эстафетада җиңү яулаган командалар кубоклар һәм истәлек бүләкләренә ия булдылар.

-Якташыбыз Бари Габдрахмановның исемен мәңгеләштерү йөзеннән мондый  чараларга бик теләп иганәчелек итәм, - ди  Түбән Кама шәһәренең бер оешмасында профсоюз комитеты рәисе булып эшләүче Фәгыйль Әбүбәкер улы. - Авылдашлар, яшь буын каһарман авылдашыбыз турында онытмасын иде. 2012 елда аның 100 яшен билгеләп уздык. Быел, 25 майда - Бари Габдрахмановның туган көнендә кросс уздырырга дигән тәкъдимем дә бар. Кросста катнашучылар тагын да күбрәк булыр иде. Билгеле, иганәчелекне үз өстемә алам.

Ярышларда 14 мәктәптән 100дән күбрәк укучы катнашты. 2008 елгы һәм яшьрәк кызлар арасында Түбән Кәминкәдән – Айгөл Низамова, малайлар арасында Әккәрәйдән Александр Масяевлардан җитезрәкләр булмады. 2006-2007 елгы кызлар арасында иң өлгере – кадетлар мәктәп-интернатыннан Милена Федорова, малайлардан Кармыштан - Илназ Юнысов. 2004-2005 елгы кызлар арасында  Ульяновкадан Виктория Елистратовага, егетләр арасында Ивашкинодан Александр Апалаевка тиңнәр юк иде.

Эстафета ярышларына тугыз команда чыкты. Дүртәр кешедән торган командалар 3 километр 500 метр араны уздылар. Бу бәйгедә кадетлар иң җитезләр булып танылды. Иске Элмәле спортчылары – икенче, ульяновкалылар – өченче.

Әккәрәй авылында да авылдашлары – Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры Илья Ефимов истәлегенә багышлап чаңгы ярышлары узды. Бәйгенең иганәчеләре – Илья Арсентьевичның балалары һәм оныклары.

Бу көнне 5 яшьтән 70 яшькә кадәрге 100гә якын кеше чаңгыга басты.  Бәйгедә, район мәктәпләре укучыларыннан тыш, Яңа Чишмә районыннан һәм Яр Чаллы шәһәреннән дә кунаклар катнашты. Билгеле, иң җитезләр истәлек бүләкләренә ия булдылар.

фото: архив

Кармышта авылдашлары - Советлар Союзы Герое Бари Габдрахманов истәлегенә чаңгы ярышлары узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X