Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Ул үз эшенең фанаты

Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп, күңел биреп башкарган кешеләр хакында, үз эшенең фанаты, диләр. Андыйлар тырышлыклары, сабырлыклары, зур ихтыяр көченә ия булулары белән дә башкаларга үрнәк булып торалар. Иске Элмәле урта мәктәбенең физкультура укытучысы Марина Колесникова нәкъ шундый күркәм сыйфатларга ия.

Спорт ярышлары вакытында мин аны еш күзәтәм. Ул бөтен күңелен биреп укучылары өчен җан ата, артка калсалар – борчыла, беренчеләрдән булсалар, алардан да ныграк сөенә.

Укучылары да сынатмыйлар – спорт төренең кайсын алсак та, искеэлмәлелеләр җиңүчеләр сафында. Һәм, билгеле, монда Марина Ивановнаның өлеше зур.

Тугыз балалы гаиләдә үскән Марина яшьтән үк көчле, чыдам булырга хыяллана, мәктәптә аеруча физкультура дәресләренә яратып йөри.  Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, ике дә уйламыйча, Әлмәт физкультура техникумына укырга керә.

Марина Ивановна белән очрашып, физкультура укытучысының эше турында сөйләштек.

-Марина Ивановна, сезгә хезмәт юлыгызны яңабаштан башларга мөмкинлек бирелсә, сез нинди һөнәр сайлар идегез?-дим әңгәмәдәшемә.

-Физкультура укытучысы булыр идем. Мин 26 ел балалар белән эшлим һәм беркайчан да педагог булганыма үкенмәдем. Дөрес, бүген мәктәптә эшләргә җиңел түгел. Беренчедән, балалар саны аз, ярышларга команда җыеп булмый. Соңгы елларда укучыларның сәламәтлеге дә бик какшады, әйе, әйе,аңын югалтып егылучылар да күбәйде. Аннан соң бит спортта җәрәхәтсез дә булмый. Менә шулары бераз эчне пошырып куя. Кызганыч, хәзер урамда уйнаучы балаларны күрмибез. Күпчелек өйдә, телефон, компьютер артында утыра. Ата-аналар белән дә бу хакта сөйләшәбез. “Бәлки, минем улым программист булыр”,- диде миңа берәү. Дерес, кайберәүләр бик ярдәм итәләр. Ярышларга үз машиналары белән алып баралар, балалары белән мәктәпкә күнегүләргә дә киләләр. Нигездә, алар мин укыткан укучылар һәм үзләре дә спортны үз иткән кешеләр.

-Укучыларыгыз белән ярышларга еш йөрисез?

-Район чараларында да, республика ярышларында да катнашабыз. Әйтик, “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының район этабында безнең кызлар командасы берничә ел рәттән беренче урынны яулый, республикада да призлы урыннар алдык. Чаңгы ярышларында да безнең мәктәп командасы – җиңүчеләр сафында. Үзем дә, район данын яклап, төрле ярышларда катнашам. Менә хәзер волейбол буенча хатын-кызлар арасында район чемпионаты бара, анда да уйныйбыз.

-Димәк, еш кына гаиләгезне дә калдырып китәргә туры килә?

-Әйе, әмма ул яктан беркайчан да авырлык булмады. Гаиләмә рәхмәт, алар минем терәгем. Өч балам да кечкенә чактан ук мөстәкыйльлеккә өйрәнеп үстеләр. Әле бит йорт тутырып мал да асрыйбыз, сыерсыз яшәмәдек. Ирем дә хәлемә керә, эшемне аңлый, чөнки үзе дә спорт белән дус, ярышларда еш катнаша.  Без чаңгы ярышларында гаилә эстафетасына бергә чыгабыз.

-Спортчыны медальләр бизи. Сездә алар байтактыр?

-Бик күп. Элек бит медаль бирмиләр иде.  Мин беренчесен  24 яшемдә, гер күтәргән өчен, алдым. Дипломнарның, грамоталарның исәбе юк. Республика бүләкләре дә бар.

-Укучыларыгыз арасында сезнең эшегезне дәвам итүчеләр булдымы?

-Уннан күбрәк кеше спорт уку йортларында белем алдылар. Араларында спорт осталары да бар. Беләсезме, спорт белән җитди шөгыльләнү өчен, әүвәл сәламәтлек, аннан соң инде  сәләт тә кирәк. Балалар арасында да төрлесе бар. Кемдер физик күнегүләрен ансат ясый, ә башкасы күпме тырышса да, булдыра алмый. Физкультура һәм спорт – алар икесе ике нәрсә. Физик культура дәресләрендә төп бурыч - балаларның сәламәтлеген ныгыту һәм саклау, укучыларда әлеге фәнгә мәхәббәт тәрбияләү. Спорт - ул инде бер юнәлештә максатчан эшләү.

-Марина Ивановна, сезне Сабантуй мәйданнарында да күрәбез. Нигездә, хатын-кызлар арасында гер күтәрү ярышларында катнашып, җиңү яулыйсыз.

- Беләсезме, элегрәк районда хатын-кызларны гер күтәрү, армспорт кебек ярышларга кертмәделәр. Соңгы елларда гына хатын-кызлар арасында да әлеге спорт төрләре буенча ярышлар уздырыла башладыл. Гер күрсәм, мин үземне тыеп тора алмыйм. Бер елны район сабан туенда безнең ансамбль чыгыш ясарга тиеш иде. Мин бит әле үзешчән сәнгатьтә дә катнашам. Без сәхнә киемнәреннән, җырларга дип чират көтеп торабыз. Карасам, мәйданның икенче ягында гер күтәрү буенча ярышлар башланды. Күлмәгемне салдым да, анда йөгердем. Ул көнне авылдашлар миннән башка җырладылар.

Кечкенә генә гәүдәле Марина Колесникованың шул кадәр энергияле, актив, оптимист булуына таң калып утырдым. Ничек ул бөтен кая өлгерә?! Мәктәптә эшли, түгәрәкләр алып бара, мәдәният йортында спорт секциясен җитәкли, ярышларда катнаша, волейбол уйный, ансамбльдә җырлый, КВНда уйный, өч бала үстергән, маллар асрый. Тагын кем шулай булдыра?!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев