Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җиңелүләр дә җиңүгә ымсындыра

Район спортчыларының ярышларында яулаган кубоклары, медальләре зур залга да сыймый. Шунлыктан, Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда ачылган күргәзмәдә спортчыларның аеруча кадерле бүләкләре генә урын алган. 1983нче елда, моннан утыз ел элек, Яңа Элмәле мәктәбе укучыларының баскетбол командасы күршеләре - лашманлыларга 98:2 исәбе белән оттыра. Әлеге вакыйга яшь укытучы Вячеслав Мельниковның...

Район спортчыларының ярышларында яулаган кубоклары, медальләре зур залга да сыймый. Шунлыктан, Чирмешәндәге туган як тарихы музеенда ачылган күргәзмәдә спортчыларның аеруча кадерле бүләкләре генә урын алган.

1983нче елда, моннан утыз ел элек, Яңа Элмәле мәктәбе укучыларының баскетбол командасы күршеләре - лашманлыларга 98:2 исәбе белән оттыра. Әлеге вакыйга яшь укытучы Вячеслав Мельниковның күңеленә шулкадәр тия күрәмсең, ул, аннан кайтуга көчле баскетбол командасы әзерләүгә керешә.
Ярты елдан үзләрен үпкәләтүчеләрне җиңеп тә куялар. Монысы инде тарих...
Хәзер Яңа Элмәле мәктәбенең әлеге спорт төре буенча район, хәтта республика күләмендә яулаган шактый бүләкләре бар. Казанда узучы Универсиада уңаеннан музейда оештырылган күргәзмәгә мәктәп шушы "трофейлар"ын да алып килгән. Гомумән, әлеге күргәзмәдә спорт эшен тартып баручы мәктәпләрнең, учреждениеләрнең, аерым райондашларыбызның медальләре, яулаган кубоклары, диплом, грамоталары, фоторәсемнәре тамашачыга тәкъдим ителә.
Әйтик, Бәркәтә авылы кызларыннан торган мини-футбол командасы "Күн туп" россиякүләм турнирда катнашып, Геленджик шәһәреннән үк кубок, диплом алып кайткан. Кешегә күрсәтерлек, мактанырлык экспонатлар бит!
- Авылда футбол, мини-футболны "уятканда" әүвәл яраклы кыр табып, үләнен чаптык. Хәтта туп та юк иде. Аны, бераз соңрак формалар юлладык,- ди тренерлары Марат Җамалиев.
Тагын да соңрак Маратның шәкертләре - мини-футболчы кызлар республикада ук үз яшьтәшләре арасында җиңүче булды. Авыл командасы ярышларга Пенза, Түбән Новгород шәһәрләренә үк барган.
Ульяновка мәктәбе күргәзмәгә күбрәк җиңел атлетика буенча төрле елларда яуланган бүләкләрен алып килгән. Идел буе федераль округы оештырган ярышлардан да призлары бар. Мәктәпнең хәзерге укучылары Петр Рыбкин, Мария Алексеева республика укучылары арасында үтүче спартакиаданың быелгы җиңүчеләре арасында.
Боз сараенда эшләүче "Чирмешән" хоккей командасы 2011нче елда республика беренчелегендә җиңү яулады. Бу хактагы саллы кубок - шулай ук экспонатлар арасында.
Көрәшче Ильяс Галимов, боксчы Петр Митюков, кул көрәштерүче Фәнис Нуретдиновлар хакында да мәгълүматлар бар күргәзмәдә. Кызыксынучылар бирегә килеп барысын да үзләре күрә ала.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт

2
X