Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Лашман көрәшчеләре баскетбол белән дә дус

Көзге каникул көннәрендә алтмышлап спортчы - мәктәп укучысы милли көрәштә көч сынашты. Район мәгариф бүлеге оештырган әлеге бәйгедә лашманлылар үз өстенлекләрен еш дәлилләде. Без кечкенә чакта Нургата бабай Гыйззәтуллин өе каршына пычкы чүбе (опилки) җәеп, урамдагы унбишләп малайны шушында көрәштерә иде. Кызык өчен, баганага берәрсенең кәҗәсен дә бәйләп куя. Мин...

Көзге каникул көннәрендә алтмышлап спортчы - мәктәп укучысы милли көрәштә көч сынашты. Район мәгариф бүлеге оештырган әлеге бәйгедә лашманлылар үз өстенлекләрен еш дәлилләде.

Без кечкенә чакта Нургата бабай Гыйззәтуллин өе каршына пычкы чүбе (опилки) җәеп, урамдагы унбишләп малайны шушында көрәштерә иде. Кызык өчен, баганага берәрсенең кәҗәсен дә бәйләп куя. Мин үзем дә әлеге бабай "келәм"ендә көрәшә башладым,- ди Бәркәтәдән Наил абый Хәертдинов.
Чистай совхоз-техникумында чынлап торып көрәшергә өйрәнгән, хәзер нефтьчеләрдә эшләүче якташыбыз бүген авылларында ике дистәләп малайга милли көрәш серләрен өйрәтә. Алар атнасына ике тапкыр мәктәп спорт залында шөгыльләнәләр. Быел тренерлары яшь көрәшчеләрне җомга саен район үзәгендәге бассейнга да йөртә...
Бүгенге көрәш ярышларында Наил Хәертдинов шәкертләре кебек яшь спортчылардан тупланган җиде команда катнашты. Күтәмә, Ивашкино, Бәркәтә, Лашман, Ульяновка, Чирмешән авылларыннан - авырлыклары 30 килограммга кадәрле кечкенә малайлардан алып, 70 килограммны узган егетләр келәмдә бил алышты. Араларында хәтта Сабан туе батыры булып калучылар да бар.
"Чирмешән" физкультура-савыктыру комплекслы спорт залында бу көнне кайберәүләр бераз яшь тә чыгарып алды. Әллә җайсызрак төштеләр, әллә инде җиңелү гарьлеге үзәкләренә үткән. Өстәвенә, тренерлар да баштан сыйпап утырмый: "Елама, җиңәргә кирәк", бетте-китте.
Көрәш - ансат эш түгел. Атнасына өчәр тапкыр күнегүләргә йөрү өчен вакыт кирәк. Мин әле тагын баскетбол белән дә шөгыльләнәм, - ди Лашман мәктәбе укучысы Фаил Миңнекәев.
Мондый ярышларда җиңелрәк үлчәүгә эләгү өчен алдан авырлыкны бераз "ыргытырга" тырышабыз. Күнегүләрдә күбрәк шөгыльләнәбез, мунча керәбез, суны азрак эчәбез, - дип әңгәмәгә кушылды аның авылдашы Зөлфәт Зиннуров.
Рус, чуваш егетләренең дә татар-башкорт көрәшенә тартылуы сөенечле. Әнә Ивашкино һәм Күтәмә мәктәпләрендә Николай Емельянов оештырган түгәрәкләргә утыз бишләп укучы йөри.
Күтәмәдә маталар гына кирәк,- ди остаз.
Сүз уңаеннан, Бәркәтә мәктәбе спорт залының идәннәре нык таушалган. Монысына да көрәшчеләр зар белдерде.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көне уңаеннан Казанда көрәш буенча узган республика ярышында районыбыздан 7 спортчы катнашты. Әлмәттә яшәүче Туймәт егете Илнар Кәримов анда 80 килограммнан артык үлчәүдә икенче урын яулады.
Бәйге нәтиҗәләренә килгәндә, бүген өстенлек лашманлылар ягында иде. Тренер Рафик Гатин шәкертләре Руслан Вафин, Нәзир Ибәтуллин, Айнур Вафин, Рузил Талипов, Данияр Гайфетдинов, Рифат Талипов, Зөлфәт Зиннуров үз үлчәүләрендә җиңүче булдылар. Чирмешән лицееннан Риназ Фатыйхов, Наил Зыятдинов, Булат Вахитов, Ульяновкадан Владимир Рыбкин, Максим Тимирясов, Бәркәтәдән Илдус Гыйрфанов та үз тиңнәре арасында өстен булып чыктылар.
Автор фотолары.
Яшь көрәшчеләрнең бил алышы мизгелләрен фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined спорт