Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

Узган атнада район спортчылары “Сабантуй” стадионында җыелдылар, әмма көч сынашырга түгел, ә һөнәри бәйрәмнәрен - Физкультурачылар көнен үткәрергә.

- Бәйрәм белән котлап, сезгә һәм якыннарыгызга беренче чиратта сәламәтлек телим. Сез төрле ярышларда катнашып, район данын яклыйсыз, районыбызның тормышында актив катнашасыз, балаларда спортка мәхәббәт тәрбиялисез, хезмәтегез өчен рәхмәт, - диде үз чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов, чарага килүчеләрне тәбрикләп.

Яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Галеева әйтүенчә, район үзәгендә дүрт зур спорт объектында спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган.

- Чирмешәндә физкультура-сәламәтләндерү үзәге, боз сарае, универсаль спорт залы һәм спорт мәктәбе бар, аларда 100гә якын кеше хезмәт куя. “Чирмешән” балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә 443 бала җиде юнәлеш буенча шөгыльләнә. Биредә бокс, мини-футбол, волейбол, йөзү, милли көрәш, самбо, тхэквондо, чаңгы спорты секцияләре эшли. Боз сараенда төрле яшьтәге балалар өчен алты төркем оешырылган, - диде Ольга Николаевна. – Шәкертләребез төрле дәрәҗәле ярышларда призлы урыннар яулыйлар, районыбызны республикада таныталар. Әйтик, Ивашкинодан Вера Мадикова бокс буенча  Татарстан беренчелегендә беренче урын яулап, республиканың җыелма командасы составында Идел буе федераль округының беренчелегендә дә призлы - икенче урынга ия булды.

Яшь футболчыларыбыз да сынатмаганнар, быел мини-футбол буенча Татарстан Кубогында 2006 – 2007 нче елларда туучылар арасында икенче урынга чыкканнар, 2008-2009 нчы елгы яшүсмерләр арасында - өченче урында. Ивашкино кызлары (2010-2011 нче елгылар арасында) волейбол буенча республика беренчелегеннән өченче дәрәҗә Диплом белән кайтканнар. Быел хоккей буенча да яхшы күрсәткечкә ирешә алганнар, республика ярышларында 2012 нче елгы малайлар - 2022-2023 сезонында дүртенче урын ияләре. Самбо буенча да райондашларыбыз призлы урыннар алганнар.

Бәйрәмдә әлеге җиңүләргә өлеш керткән барлык яшь спортчыларга акчалата сертификатлар, тренерларына бүләкләр тапшырдылар. Гомумән, чарада бүләкләнүчеләр бик күп булды. Озак еллар спорт мәктәбен җитәкләгән Марина Овсянникова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Спорт ветераннарын да онытмаганнар, аларны да сәхнәгә чакырып хөрмәтләделәр. Иске Элмәледән Колесниковлар  һәм Сосновкадан Тимирясовлар гаиләләренә дә бүләкләр әзерләгәннәр, алар спорт гаиләсе буларак бүләккә лаек булдылар.  

- Безнең балалар, бишесе дә: Юля, Аня, Максим, Варя, Коля,  3 яшьтән үкчаңгыда йөри башладылар, - диде Андриян Тимирясов. – Алар барысы да республика призерлары. Хатыным Надежда Дмитриевна да ярышларда еш катнаша, призлы урыннар яулый. Спорт ул бит физик яктан гына түгел, рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта.

Гөлсирә Шәрифуллина фоторлары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев