Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән районы укучылары район башлыгы призына шахмат уйнады

“Орион” яшьләр үзәгендә мәктәп укучылары арасында район башлыгы призына “Ак ладья” шахмат турниры узды. Иң оста шахматчылар 2000, 1500, 1000 сумлык сертификатлар белән бүләкләнде.

Бәйгедә район мәктәпләреннән 45 укучы катнашты. Аларны район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ольга Галеева сәламләде һәм шахматка булган мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерде, уенда уңышлар теләде.

-Бүгенге ярышта яңа уенчылар да күренә, бу бик яхшы, - диде уенның баш хөкемдары Шамил Сөнчәләев. – Укучылар арасында бик сәләтле уенчылар бар, алар респубика күләмендә дә призлы урыннар яулыйлар.

Анатолий Иванов Яңа Элмәле мәктәбендә инде 15 еллап шахмат түгәрәге алып бара. Ул бүгенге турнирга да иң яхшы дүрт уенчысын алып килгән. Шуларның берсе, 5 сыйныфтан бирле шушы түгәрәктә шөгыльләнүче 9 сыйныф укучысы Анатолий Митюков бүген дә призлы урын алырга дәгъва кыла.

-Ярышларда җиңү алдан ук үзеңне ничек әзерләүгә дә бәйле. Бүген минем төп көндәш Евгений Перцев. Без аның белән бәйгеләрдә еш очрашабыз, бик яхшы уйный, бүген ул көчлерәк булды, - диде Анатолий. – Минем 12 медалем бар, шуларның унысы - беренче, икесе икенче урын өчен.

Шахмат - сабырлар һәм тырышлар уены. Турнир Швейцария системасы буенча, мавыктыргыч һәм киеренке барды, спортчылар һәр уенга бик җитди карады. Хәтта иң яшь катнашучылар да үзләрен ышанычлы тотты һәм беренче уңышсызлыклар алдында югалып калмады. Дүрт сәгать дәвам иткән уеннардан соң иң көчлеләр ачыкланды.

Үз яшь категорияләрендә түбәндәгеләр беренче булды: 9-11 сыйныф укучылары арасында - 1 нче Чирмешән мәктәбеннән Евгений Перцев һәм лицейдан Илүзә Шәрифуллина, 5-8 сыйныфлар арасында - Искәндәр Мөхәммәтшин (лицей), Дилбәр Төхвәтуллина (Утыз Имән мәктәбе), 1-4 сыйныф укучылары арасында - Әмир Айбатов (лицей) һәм Гөлинә Туктарова (Лашман мәктәбе). Алар 2000 сумлык сертификат ияләре булды. Тагын алтышар уенчы - 1500 сумлык һәм 1000 сумлык сертификатка ия.

Туймәттән 4 сыйныф укучысы Сәмир Шәрифуллинның бәйгедә беренче тапкыр гына катнашуы иде. Аның өчен әтисе Рәзил җан атты.

-Бездә шахмат түгәрәге юк, Сәмирдә шахмат белән кызыксыну ике туган апалары Илүзә һәм Азалиядән күчте. Алар инде оста уенчылар, - ди Рәзил Вәлиәхмәт улы. – Әти шахмат уйный белсә дә, мин үзем нигәдер аның белән кызыксынмаган идем, ә оныклары уйный. Хәзер булса да улыма иптәшкә өйрәнергә туры килер.

ФОТОРЕПОРТАЖ  

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев