Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәннән Аслан Хәлиуллин иң көчле ун пилот арасына эләккән

Картинг буенча республика күләмендә узган ярышларда катнашкан Аслан Хәлиуллин үз тиңнәре арасында беренче унлыкка кереп, бәйгедән кубок алып кайтты.

Кама Аланы бистәсендә HondaGX-200, Пилот, Стриж, 125 (Минск) классларындагы картларда  - кечкенә спорт машиналарында узышу буенча  "ТАИФ-НК" кубогына ярышлар узды. Аны Татарстан Республикасының Автомотоспорт федерациясе ярдәмендә оештырганнар. Ярышларны Кама Аланының 40 еллыгына һәм халыкара класслы спорт мастеры Николай Жаворонковның 60 еллыгы уңаеннан автомобиль спорты фестивале белән бәйләп үткәрделәр. Шушы узышларда HondaGX-200 классында катнашкан  Чирмешән лицееның 4 нче сыйныф укучысы, 10 яшьлек Аслан Хәлиуллин (тренеры Ленар Гарифуллин) үз тиңнәре арасында иң көчле ун пилот арасына керде һәм "ТАИФ-НК" кубогына ия булды.

 -Әлеге ярышларда катнашырга ярдәм иткән өчен, район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинга, иганәчеләргә бик зур рәхмәт, -  ди тренер Ленар Рәис улы.         

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев