Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәнлеләр икенче урында

Чирмешән районы командасы Нурлат шәһәрендә ГТО фестиваленең икенче муниципаль этабында катнашып, команда күрсәткечләре буенча 2 нче урын алдылар.

Якташларыбыз түбәндәге спорт төрләре буенча көч сынашты: чаңгы ярышлары, гимнастик эскәмиядән иелү, идәннән кулларда күтәрелү (отжимание), гәүдәне күтәрү (пресс), турникта тартылу, гер күтәрү.

Иске Элмәледән Марина Колесникова үз категориясендә, 40-49 яшьлекләр арасында, 1 урында, шулай ук үз яшь категориясендә Кармыштан Ләйлә Шамгунова җиңү яулады. Түбән Кәминкәдән Әхтәм Мусин 50-59 яшь категориясендә 2 урында. Ул 77 тапкыр гер күтәрде. Зона буенча бу бәйгедә Зәй, Чирмешән, Нурлат һәм Сарман районнары очрашты. Безнең район командасының иң яшь спортчысы - Ульяновкадан Полина Осипова (2011 елгы). Командага ГТО буенча район фестивалендә сайлап алганнар.

Юрий Сергеев фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев