Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган шахмат турнирында, булачак энергетик район чемпионын да отты

Шахмат буенча яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге оештырган турнирда төп группада Урманасты Үтәмештән Марат Уразбаев беренче урынны алды.

Ир-атлардан Самат Ризванов (Утыз Имән) – икенче, Николай Петров (Яңа Элмәле) – өченче урыннарда.

Хатын-кызлардан өч уенчы өч урын өчен көрәштеләр, монда Иске Кадидан Римма Баянова бик тиз җиңүче булды.

1-4 нче сыйныфта укучы кызлар арасында – Азалия Шәрифуллина, малайлардан Азат Зыятдинов иң күп очко җыйдылар. Алар – Чирмешән лицее данын яклады.

5-8 нче сыйныфтагылардан, кызлардан – Илүсә Шәрифуллина (лицей), егетләрдән Анатолий Митюков (Яңа Элмәле) – беренче урыннарда.

9-11 нче сыйныфлар төркемендә, кызлар арасында – Мария Сергеева (Яңа Элмәле), егетләрдән Булат Могыйзов (лицей) беренчелекне бирмәделәр.

“Орион” яшьләр ял итү үзәгендә узган турнирда барысы 63 уенчы катнашты.

-Мин бишенче сыйныфта укыганда ул шахмат уенын өйрәндем. Кызыксынуым әти белән бәйле, ул бик оста уенчы иде, Чирмешәндә мәгариф бүлеге үткәргән бик күп ярышларда җиңүче булды. Үзем дә бәйгеләрдә еш катнашам, - ди элеккеге хәрби офицер, соңгы елларда район, төбәк бәйгеләрендә призлы урыннар яулаган Самат Ризванов. –Уенчылар арасында яшьләр күп, мәктәпләрдә шахмат зоналары ачылу, бу уенга игътибар арту бик сөенечле. Әмма безнең районда никтер төбәк ярышлары үткәрмиләр, ә ул бик кирәк.

Өметле яшьләр дигәннән, район чемпионы, Утыз Имәндә яшәүче Самат Ризванов турнир башында бик көчле көндәшкә туры килде, студент егеткә оттырды. Булачак энергетик, Яңа Элмәледән килгән Николай Петров белән уен азагына да җитмәде, Самат абый җиңелүен таныды.

-Бу партиядә мин отсам да, Ризванов көчлерәк, - диде Николай. -Аның белән моңа кадәр дә очрашканым булды. Яшьләр арасында Чирмешәннән Айдар Могыйзов бик сәләтле, турнирларда кайчак ул, кайчак мин беренчелекне алабыз. Бүгенге бәйгегә махсус кайттым, миңа осталар белән уйнау бик тансык.

 

фото: автор

Чирмешәндә - шахмат турниры (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X