Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган “Милләтләр кроссы”нда 500ләп якташыбыз йөгерде

Район үзәгендә узган “Милләтләр кроссы – 2021” массакүләм спорт чарасында Ульяновка авыл җирлеге спортчылары иң күп призлы урыннарны яуладылар.

Ярышларда 500гә якын райондашыбыз 18 төркемдә көч сынашты. Быел, башка еллар белән чагыштырганда, стартка кеше күбрәк чыкты. Дөрес, елдагыча, катнашучылар арасында, нигездә, мәктәп укучылары күбрәк иде. Район үзәгенең мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре дә аеруча актив булдылар. Әйтик, Чирмешән лицееннан дистанциягә 48 кеше чыкты, Чирмешәннең беренче һәм икенче, Ульяновка мәктәпләреннән дә килүчеләр шактый күп иде. Билгеле, кросста да әлеге мәктәпләрнең шактый укучылары призлы урыннарга ия булдылар.

Атна буе яңгырлар яуганнан соң, нәкъ кросс көнне, иртән кояш чыгып, көне дә җылы булды. Әйтерсең, табигать тә спорт сөючеләргә үзләрен сынап карарга мөмкинлек бирде.

Спорт бәйрәмен район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов ачып җибәрде, спортчыларга уңышлар теләде.

Әүвәл стартка иң өлкәннәр – 50 яшьлекләр һәм илледән олыраклар чыкты.

-Мин мәктәптә котельныйда оператор булып эшлим, - ди Ульяновкадан, хатын-кызлар арасында финишка беренче булып килгән Надежда Филимонова. – Йөгерергә яратам, кросста ел да катнашам.

Спортчыларга төрле озынлыктагы дистанция каралган иде: өлкәнрәкләр һәм кечерәкләр кыска арада – 500 метрга йөгерсә, зурраклар ераграк – 1500 – 2000 метр арага чаптылар.

Иң кечкенәләр арасында Лашманнан Ясминә Галимова финишка беренче килде.

-Мин бик тырыштым, - ди әле көрәш белән дә шөгыльләнүче Ясминә. – Арыдым, әмма беренче килүемә бик шатмын.

Дистанциягә чыккан укучыларга иптәшләре генә түгел, ә укытучылары, тренерлары да көч бирдәләр, хәтта кайберәүләре янәшәләрендә үк йөгерделәр.

Чирмешән лицее укытучысы Юрий Сергеев бүген аеруча канәгать. Стартка чыккан иң зур төркемнәрнең берсендә 40ка якын малай көч сынашты, аның улы Илья беренче булды.

-Улым белән горурланам. Ул спортны ярата: бадминтон, баскетбол уйный, җиңел атлетика белән шөгыльләнә, - ди улының тренеры - әтисе Юрий Михайлович.

Җиңүчеләргә Дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.

фото: автор

Чирмешәндә "Милләтләр кроссы - 2021" узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X