Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә узган бокс турнирында хуҗалар 22 призлы урынга ия булды

Бокс буенча Чирмешәндә узган республика турнирында Ивашкиино авылыннан Богдан Тихоновны “Җиңүгә омтылыш өчен” номинациясендә аерым бүләкләделәр. Финалда икенче урынга калса да, 11 яшьлек боксчының көчле көндәшен җиңү өчен “теше-тырнагы белән” тырышлыгын бәйге хөкемдарлары әнә шулай бәяләделәр.

Гомумән, районыбызның яшь боксчылары үзләренең андый-мондый гына спортчылар түгеллекләрен күрсәтә алдылар: аларда 22 призлы урын бит. Көчле бокс мәктәпле шәһәрләрдән катнашучылар күп булган саллы ярышта шундый күрсәткечләргә иреш әле син!

Оештыручылар әлеге спорт бәйгесен Космонавтика көненә һәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлаганнар. Шулай итеп бездә өч көн дәвамында туксанлап яшь боксчы рингта йодрык уйнатты.

Турнирны ачу тантанасында кунакларны район башлыгы Фердинат Дәүләтшин сәламләп, яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Ярышка Казан, Түбән Кама, Кама Аланы, Яр Чаллы, Алабуга, Нурлат шәһәрләреннән, Самара өлкәсеннән, Әлки, Сарман районнарыннан һәм үзебездән 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге малайлар, кызлар, яшүсмерләр, егетләр килгән. Алар “Чирмешән” спорт залында көч сынаштылар. Безнең район данын “Чирмешән” спорт мәктәбе укучылары - тренер Николай Емельянов шәкертләре яклады.

-Безнең спорт мәктәбендә бокс белән, 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге, барлыгы 60лап бала шөгыльләнә. Алар арасыннан иң осталар рингка чыкты, - ди Николай Емельянов. -Гомумән, кунакларыбыз бездә ярышларның оештыру дәрәҗәсен бик яхшы бәяләделәр, моның өчен район башлыгы Фердинат Дәүләтшинга рәхмәтләрен әйттеләр.

Ярышның финалда җиңүчеләрен республиканың Бокс Федерациясе рәисе, якташыбыз Сергей Игнатьев, район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов тәбрикләделәр. Безнең районнан беренче урыннар алучылар:  Павел Еферов, Анастасия Емельянова, Максим Апалаев, Валентина Емельянова (Ивашкино), Рамил Гатин, Герман Фишер (Чирмешән), икенче урын ияләре:  Богдан Кузнецов, Валерий Кураков, Адель Йосыпов, Марсель Глүмов, Марат Хәйруллин, (Чирмешән), Ростислав Утриванов, Антон Григорьев, Богдан Тихонов, Артем Емельянов (Ивашкино), Матвей Кузнецов (Иске Элмәле), өченче урынга чыгучылар: Даниил Моисеев (Әккәрәй), Аркадий Еферов, Станислав Кудряшов, Павел Мадиков (Ивашкино), Сергей Бурлачко, Эмиль Гыйләҗев (Чирмешән) - алар барысы да “Чирмешән” спорт мәктәбе укучылары. Командалар арасында иң күп призлы урыннар яулаучы – Чирмешән командасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев