Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә шахмат түгәрәгенең иң актив уенчыларын бүләкләделәр

“Орион” яшьләр үзәге каршында  эшләүче “Ак ладья” шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр арасында, быел Булат Әхтәмов иң оста уенчы булып танылды.

Түгәрәкнең җитәкчесе Шамил Сөнчәләев, уку елын йомгаклап, матур гадәт буенча, һәр елны үзенең укучылары арасында иң оста уенчыны ачыклый. Бу хәлиткеч уенда Булат Әхтәмовка тиңнәр булмады, аңа яшьләр үзәге директоры Мария Рыбкинаның махсус бүләген тапшырдылар. Бу күңелле чара Булатның туган көненә дә туры килде.

-Булат шахмат түгәрәгендә бәләкәй сыйныфтан ук шөгыльләнә башлады. Бабасы Азат Талипов та оста шахматчы булганга мин аңа зур ышаныч баглаган идем, ялгышмаганмын, - ди шахмат түгәрәге җитәкчесе. – Быел ул 11 сыйныфны тәмамлады, шулай да ул киләчәктә дә шахмат турнирларында районын данын яклар дип ышанам.

Шахмат түгәрәгендә өч төркемдә 20 бала шөгыльләнгән. Җәйге каникулга таралышыр алдыннан, шулар арасыннан иң актив яшь шахматчыларны һәм Әдип Әлмир кубогына онлайн форматта узган җиденче шахмат турнирында актив катнашкан укучыларны бүләкләделәр.

Әлеге турнирда 586 укучы арасында Чирмешәннең дә алты шахматчасы үз осталыгын сынап карый һәм күрсәткечләре дә начар булмый. Бу укучыларга (Булат Әхтәмов, Булат Могыйзов, апалы-сеңелле Илүсә һәм Азалия Шәрифуллиналар, Искәндәр Мөхәммәтшин, Азат Зыятдинов) Татарстан Республикасы яшьләр эшләре, мәгариф һәм фән министырлыкларының Таныклыгы тапшырылды. Камилә Камалова Наил Камалов, Алмаз Нигъмәтуллин, Евгений Перцевлар яшьләр үзәгенең Мактау грамотасына лаек булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев