Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә мөселман яшьләре арасындагы спартакиадада кунак шәкертләр җиңде

Чирмешән районы мөхтәсибәте мөселман яшьләре арасында 7 нче спартакиада үткәрде. Быел анда 6 команда булып, барлыгы 70кә якын кеше катнашты.

Бәйгечеләр  мини-футбол, турникта тартылу, эстафета ярышларында көч сынашты. Анда  Иске Кадидан ике команда, Бәркәтә, Чирмешән, Лашман яшьләре һәм Чаллы кунакларыбыз – Ак мәчет шәкертләре көч сынашты,

-Кунакларыбыз иң осталары булып танылды - алар җиңүче, икенче, өченче урыннарда Иске Кади авылы командалары. Аларга акчалата бүләкләр тапшырдык. Бәйге мөхтәсибәт каршында оештырылган “Нур”  хәйрия фонды  хисабына оештырылды, катнашучыларның барысына да рәхмәт. Бәйге яшьләребезнең  ислам, иман юлына тартылуына бер этәргеч булса иде, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев