Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә чаңгыда иң оста йөрүче җитәкчене дә ачыклаячаклар

“Татарстан чаңгы юлы – 2021” ярышлары кысаларында Чирмешәндә узачак бәйгедә спортчылар дистәдән артык яшь категорияләрендә, дистанцияләрдә көч сынашачак. Иң олы яки иң яшь катнашучы, виб-узышта – җитәкчеләр арасында да иң оста чаңгычылар ачыкланырга тиеш.

Районның яшьләр  эшләре һәм спорт бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 13 февральдә узачак бәйгедә җиңүчеләрне яхшы бүләкләр көтә. Ярыш “Сабантуй” стадионының “Җиде тирәк” модульле базасында узачак. Дистанцияләр балалар һәм 60 яшьтән олыраклар өчен дә “ачык”. Ә гаилә эстафетасында  әти, әни, һәм 12 яшькә кадәрге бала узыша.

Шулай итеп, узышырга яисә спортчыларга көч бирергә, аларны карарга теләсәгез,  бу атнаның шимбәсендә стадионга килегез. Катнашучыларны теркәү сәгать  8дә, ярышлар ачылу - 10 нчы яртыда, ә узышлар сәгать 10 да башлана. Синоптиклар  көн дә җылы булачак дип вәгъдә итә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев