Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешәндә 220 кеше чаңгы юлына чыкты

Чирмешәндә “Татарстан чаңгы юлы-2021“ ярышларында 22 команда, 220 кеше катнашты. Безгә күршеләр – Шентала районыннан да килгәннәр.

- Сезнең райондагы ярышларда инде 15 ел рәттән катнашабыз, - ди Шенталадан 65 яшьлек Владимир Макаров. -Чаңгы юлы да якын, кечкенә вакытларда, соңрак та Сәләйдән монда Сабан туена килә идек. Чаңгыда әле дә еш йөрим, атнага 2-3 тапкыр рәхәтләнеп тәнне яздырып кайтам. Якын көннәрдә үзебездә дә ярыш булачак, елдагыча, анда Чирмешән командасын да көтәбез.

Ульяновкадан 5 нче сыйныф укучысы Тимур Рыбкин да чаңгыларын тик тотмый икән. - Йөрергә урын бар, еш чыгам, - ди ул.

Сүз уңаеннан. Бирегә Ульяновкадан гына да зур составлы команда – утызлап кеше килгән.

Бүгенге ярышта “Ромашка“ балалар бакчасында эшләүче Сөмбел Байкиева, “Березка“дан Юлия Гафурова да катнашалар. - Сирәк чыгабыз шул чаңгы белән, чаңгы да кирәк, - диделәр алар.

Чаңгы дигәннән, ярыш үтүче “Җиде тирәк“ базасында чаңгылар да бар, аларны бушка бирәләр. Чаңгы юлы төнлә дә якты.

- Мондый спорт төрләрен пропагандаларга, ачык һавада ярышларны ешрак үткәрергә кирәк. Менә бүген саф һава, аяз, чын бәйрәм. Күпме кеше килгән. Төрле чирләрне менә шулай, сәламәт яшәү рәвеше алып бару ярдәмендә дә җиңә алабыз, - диде муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин, ярышка килүчеләрне котлап.

... Күпләр ярышка кадәр үк чаңгы юлын сынап карады. Ә старт бирелгәч, һәркем алга чыгарга омтылды. Ярышта җиңү, бүләк алу рәхәт бит ул.

Инде кайбер җиңүчеләр белән таныштырыйк. Иң өлкән төркемдә, хатын-кызлар арасында, 1000 метр араны Шенталадан Лидия Дементьева, ә 50-59 яшьлекләрдән аның якташы Мария Федорова, 30-39 яшьлекләр арасында Ульяновкадан Кристина  Яркунина иң тиз үттеләр, 2 километрга узышуда, 30-39 яшьлек узышчылар арасында Әккәрәйдән Сергей Ефимов, 40-49 яшьлек ир-атлардан спорт мәктәбеннән Петр Захаров беренче.

Җитәкчеләр 1000 метр арада узыштылар. Бу дистанцияне район башкарма комитеты хезмәткәре Илгиз Шәмсетдинов иң тиз үтте.

Җиңүчеләрне башка төркемнәрдә дә билгеләделәр.

фото: автор

Чирмешәндә - чаңгы ярышы (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X