Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Чирмешән стадионында йөгерү буенча ярышта 170 укучы катнашты

Ивашкино мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Татьяна Иванова узган атнада тагын бер Грамотага ия булды, йөгерү буенча ярышта 2007-2009 елда туганнар кызлардан финишка беренче килде.

-Шактый көч куйдым, хәлне алды, - ди бер километр араны иң тиз үткән Татьяна.- Җиңү өчен башка көннәрдә дә үзеңне чыныктыру кирәк. Аннан соң, саф һава үзе дәва.

Дистанцияне ансат кына үтәм димә, көчне дөрес бүлү кирәк, әнә берәү башта бик тиз алга китеп, соңрак иң азакка калды диярлек, хәле бетте.

Райондагы гомумбелем оешмаларында укучылар арасында ел саен үткәрелүче спартакиада кысаларында оештырылган бүгенге кросста йөз җитмешләп укучы катнашты, алар стадионда 1000, 1500 метр арада өч төркемдә йөгерделәр.

-Без тулы составта, 12 кеше килдек, - ди Чирмешән лицее укытучысы Флүзә Мисбахова.

Иң яшь катнашучы – 1 нче сыйныф укучысы Исламия Әгъзамова финишка беренче үк килмәсә дә, үзләренең Түбән Кәминкә мәктәбенең данын яклавы өчен шат. Дистанцияне уңышлы үткәч, аны тәм-томнар белән дә сыйладылар.

-Исламия – булдыклы кыз, гел бишлегә укый, - дип мактады аны директорлары Әхтәм Мусин.

 

-Спартакиада әле дәвам итә, аны йомгаклаганда бүгенге ярыш нәтиҗәләре дә искә алыначак, - диде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Флера Рәхимҗанова.

фото: автор

Чирмешәндәге стадионда - йөгерү буенча ярыш (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X