Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Әлмәттән 10 яшьлек Рамзан Чирмешәндә 10 мең сум акча отты

Чирмешәндә якташыбыз, дөнья чемпионы, сигез тапкыр Россия чемпионы Ильяс Самат улы Галимов истәлегенә көрәш беренчелеге узды.

Халыклар бердәмлеге көнендә үткән әлеге спорт чарасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы Кубогына оештырылды. Зур бәйге мәшәкатьләрен, чыгымнарын Ильяс Галимовның авылдашлары – Туймәт егетләре нык күтәрде.

- Ильяс истәлегенә, бертуган Илнар һәм Марат Кәримовлар белән, шундый бәйге оештырырга күптәннән уйлап йөри идек. Хыялыбыз чынга ашты, күрәсезме, күпме көрәшче килгән, - диде Әлмәттән кайткан якташыбыз Рамил Вагыйзов.

Бәйгедә Оренбург өлкәсенең Богырыслан шәһәреннән, Татарстанның  Әлмәт, Азнакай, Баулы, Лениногорск,  Минзәлә, Нурлат, Сарман, Аксубай, Яр Чаллы шәһәре һәм районнарыннан, Чирмешән һәм Лашман авылларыннан 2009-2014 елгы 213 яшь көрәшче катнашты. Район  үзәгенең универсаль спорт залында бил алышкан кунакларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләйләгөл Моксинова келәмдә уңышлар теләде һәм оештыручыларга район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән рәхмәтләрен ирештерде. Спортчылар данлы көрәшчебез Ильяс Галимовны дога кылып та искә алдылар. Ярышны карарга аның остазы – тренеры Салават  Йосыпов та килгән.

- Ильяс кебек тырыш  көрәшче күргәнем юк әле минем. Әүвәл оттыруларыбыз да күп булды, аннан бер-бер артлы җиңүләр китте. Булсын дип эшләде Ильяс, аны бик юксынабыз, сагынабыз. 2 ноябрьдә туган көне иде мәрхүмнең, бүген каберен зиярәт кылып чыктык, - диде  Салават Ибраһим улы.

Чараны оештырышкан район башкарма комитетының яшьләр һәм спорт эшләре бүлеге белгечләренә дә рәхмәт.

Зур бәйгенең төп бүләгенә - район  башлыгы Кубогына исә  Әлмәт көрәшчеләре ия булды, Баулы спортчылары - икенче, минзәләлеләр өченчедә.

Иганәчеләр җиңүче командаларны кубоклар һәм акчалата бүләкләр белән сөендерделәр. Яшь көрәшчеләрнең бишесе оештыручыларның “Җиңүгә омтылыш өчен”  акчалата бүләгенә ия. Алар арасында Чирмешән командасыннан үз авырлыкларында  дүртенче урынга чыккан Раян Аделшин һәм Әмир Мисбахов та бар. Әлмәт командасыннан 10 яшьлек   Рамзан Нургалиев исә ярыштан 10 мең сум акча алып китте. Жюри әлеге бүләк иясен үз категорияләрендә җиңүчеләр арасында җирәбә салу юлы белән билгеләде, шулай итеп бәхет Рамзанга елмайды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев