Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Юрий Камалтынов: “Чирмешән районының авыл хуҗалыгында гел плюс, әмма башлангыч база түбәнрәк”

    Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Чирмешән муниципаль район Советының отчет утырышында шулай дип белдерде.

    “Күрсәткечләр, саннар буенча карасаң, җитди тәнкыйтькә урын да юк. Район динамикалы үсештә. Моның өчен рәхмәт. Чирмешән районы тормыш дәрәҗәсе ягыннан республикада иң яхшылардан, - диде ул. -Әмма бер гектар сөрүлек җиренә сөт саву күрсәткече буенча сез республикадагыдан дүрт тапкыр калышасыз”.

    Медицина хезмәтләре күрсәтү, ваклап сату товар әйләнеше ягыннан да без иң артта диярлек икән, демография өлкәсендә дә мактанырлыгыбыз юк.

    Муниципаль район Советының чираттагы бу  - илле өченче утырышында Юрий Камалтынов республикада социаль-икътисади үсеш йомгаклары, илкүләм һәм Татарстандагы программаларны тормышка ашыруда казанышлар һәм бурычлар хакында да әйтте.

    Район башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшин “Чирмешән муниципаль районының 2019 ел өчен социаль-икътисади үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында” отчет докладында районның барлык тармаклары эшчәнлеген дә бәяләп узды. “Тулаем алганда районда социаль-икътисади һәм сәяси хәл тотрыклы булды, халыкның яшәеше, социаль яклау, җәмәгать куркынычсызлыгы һәм хокук тәртибе үтәлеше өчен тиешле шартлар тәэмин ителде, - диде докладчы. -Барлык хезмәт коллективларының уңышлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 2019 ел өчен тулаем территориаль продукт 4,4 процентка үсәр, исәпләүләр буенча, ул 32,8 миллиард сум булыр дип көтәбез. Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре социаль-икътисади үсеше рейтингында 2019 ел нәтиҗәләре буенча, Чирмешән районы 11 нче урында, ә авыл халкы гына булган районнар арасында 13тән – 5 нче”.

    Район башлыгы әйтүенчә, былтыр районда 2018 елдагыдан 26 процентка күбрәк, ягъни 3,6 миллион тонна нефть суыртылган. “Софьевка карьеры” җәмгыяте узган елда төрле фракцияле 35 мең тонна вак таш, “Чирмешәнагрохим” җәмгыяте 47 мең тонна известь оны җитештергән.

    Районда 335 шәхси эшкуар һәм 68 берәмлек икътисади актив кече һәм урта предприятие теркәлгән. Кече эшкуарлык өлкәсендә 1600 кеше мәшгуль.

    Авыл хуҗалыгында 400ләп кеше эшли. 2019 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 27 центнер уңыш алынган.

    “Кызганыч, терлекчелектә бүгенге күрсәткечләребез бик тыйнак әле”, - диде Фердинат Дәүләтшин.

    Терлекчелектә нәтиҗәле эшләүче буларак, “Ильхан” җәмгыятенең инвестиция проектын уңай мисал итеп китерергә мөмкин. Бүген биредә 644 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 375 савым сыеры асрала, моннан көн саен уртача югары сортлы 8,6 тонна сөт озатыла. Сыерлар санын 1000 башка җиткергәч тәүлеклек сөт саву күләмен 20 тоннага җиткермәкчеләр.

    Докладчы әйтүенчә, былтыр районның авыл хуҗалыгы үсешенә 272 миллион сум күләмендә субсидия бирелгән. Соңгы 5 елда республика программасы буенча 113 микро һәм кече фермалар төзүчеләр 21,5 миллион сум субсидия алганнар.

    Реклама

    Халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту - республика җитәкчелеге кабул итүче чараларның соңгы максаты, монда дәүләт һәм шәхси инвестицияләрне җәлеп итү буенча эш – төп юнәлеш. 2019 елда торак пунктларны төзекләндерүгә, инженерлык челтәрләрен үзгәртеп коруга, социаль-мәдәни объектлар, юллар ремонтына республикадан 567,4 миллион сум акча бирелгән.

    “Районның социаль-икътисади үсешен билгеләүдә демография процесслары һәм эшсезлек дәрәҗәсе мөһим барометрларның берсе, - диде Дәүләтшин. -Кызганыч, районда бер ел эчендә халык саны 245кә кимеде һәм хәзер, 2020 елның 1 гыйнварына, 18 мең 676 кеше тәшкил итә.

    Ел башына мәшгульлек үзәгендә 0,48 процент, ягъни 46 эшсез исәптә торды”.

    Район җитәкчесе халык сәламәтлеге, физик культура һәм спорт, мәгариф һәм мәдәният, социаль хезмәт, пенсия тәэминаты, хокук тәртибе өлкәләрендә бүгенге вәзгыять хакында да мәгълүмат җиткерде, Совет һәм депутатлар эшчәнлеге белән дә таныштырды.

    Утырыш башланыр алдыннан, Юрий Камалтынов һәм башка кайбер кунаклар район мәдәният йорты файесында оештырылган күргәзмәне дә карадылар. Авыл җирлекләре, оешмалар товарлары, ашамлыклар, бигрәк тә милли ризыклар, фотостендлар аларда ошады кебек. Камалтынов җирлек башлыкларыннан кече фермалар, шәхси хуҗалыклар эшчәнлеге, товар ассортименты, үзсалым җыю һәм куллану һәм башка көндәлек мәшәкатьләр турында сорашты, проблемаларны да белеп китте.

    Утырыш азагында кайбер райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырдылар.

    Лашман мәдәният йортына бүләкләр белән килделәр

    Бу авылда капиталь ремонттан соң янә ачылган мәдәният йортына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рәис Сөләйманов һәм Людмила Рыбакова бүләк тә калдырып киттеләр, лашманлыларга котлау сүзләре дә ирештерделәр.

    -Тырыш, булдыклы халык яшәүче Лашманда әлеге эшне башкару бик кирәк иде, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бина ачылу тантанасында. -Моның өчен республика Президентына аеруча рәхмәт. Ел саен, төрле программалар буенча, мәктәпләрне, балалар бакчаларын, мәдәният йортларын ремонтлыйбыз, төзибез.

    1965 елда колхоз көче белән төзелгән Лашман мәдәният йортын "Мәдәният" милли проекты кысаларында “Авыл клублары” республика программасы буенча үзгәртеп корганнар, җиһазлаганнар. Моңа республикадан 9 миллион 383 мең сум акча бирелгән.

    Район да якта калмаган – тирә-юньне төзекләндерүгә, җиһазлар алуга, Лашман авыл җирлеге Рәвхать Фәттахов әйтүенчә, 2 миллион сум тирәсе акча белән булышалар.

    Хәзер бу мәдәният йорты тыштан да, эчтән дә ялт итеп тора. Бар да яңарган: түбәсе, идәннәре, заллары, сәхнәсе, китапханәсе элеккеге белән чагыштырырлык та түгел, коммуникацияләрне дә алмаштырганнар.

    Бүген кабат ачылган мәдәният  йортында район үзешчәннәре катнашында үзенә күрә бәйрәм концерты да оештырдылар.

    фото: Гөлсирә Шәрифуллина

    Чирмешәндә 2019 елга йомгак ясадылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: