Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Югары Кәминкәдә мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы да ремонтланачак

    Югары Кәминкәдә алдагы берничә елда берничә объектка төзүчеләр киләчәк. Бу хакта монда узган җыенда билгеле булды.

    Авыл мәдәният йортын республика программасы буенча капиталь ремонтлау күздә тотыла, ә мәктәп бинасын - нефтьчеләр булышлыгында. Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин әлеге эшләрне мөмкин, көч җитәрлек дип саный.

    Җирлек җыенында мәгълүм булганча, Югары Кәминкә балалар бакчасын ремонтлау буенча, ТР Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә, уңай чишелеш бар диярлек – ремонт быел үткәрелергә тиеш, моңа средстволар республика бюджетыннан биреләчәк.

    Мәдәният йортында бәдрәфне исә язга кадәр ясарга килешенде – район башлыгы шундый бурыч куйды.

    Җыен, гомумән, бик нәтиҗәле узды. Хәтта Керкәледә ремонтланучы борынгы – Нури бай төзеткән мәчетне ремонтлап бетерүдә дә ярдәмгә өметләндерделәр. Билгеле, мондый эшкә акчаны бюджеттан биреп булмый, ярамый да, Фердинат Дәүләтшин иганәчеләргә һәм нефтьчеләргә мөрәҗәгать итеп карарбыз, диде. Монда кимендә 200 мең, ә бинаны тышларга да мөмкинлек булса, күбрәк - 400 мең сум акча турында сүз бара. Габдерәхим Әхмәтвәлиев әйтүенчә, мәчетнең җылылык системасын яңартуда, эчке эшләр ремонтында авыл халкы нык булышкан, аларга зур рәхмәт.

    Җирлектә төзелеш болай да туктатылмый анысы, әйтик, аренда йортларының, алар 15 үк булачак, 11 се салынган да, 10 сы түбәле үк. Коммуникацияләре әзер диярлек. Озакламый берничәсе файдалануга да тапшыралачак. Сүз уңаеннан, бүген районда 33 аренда торагы төзелә.

    Югары Кәминкә авыл җирлегендә узган җыенда иң әүвәл җирлек башлыгы Кирам Гыйләҗев отчет тотты, узган елда башкарылган эшләрне санап үтте.

    Былтыр су башняларын буяганнар, зиратларны чистартканнар, өмәләр үткәргәннәр. Кайбер эшләргә үзсалым акчалары кулланылган. Күпләп мал асраучылар санаулы гына, бу яктан активлыкны арттырасы бар. Бер елда халык саны 12 гә кимегән, нибары 2 бала туган.

    Җирлектәге “Илхан” сөтчелек комплексы матур гына эшләп килә. Бүген дә көн саен уртача 5 тоннага якын сөт саталар. Җәмгыятьтә савым сыерлары санын 1000 башка җиткерү бурыч итеп куелган.

    Проблемалар бар һәм булачак. Кызыл Ярда урам юлы начар, моңа республикадан, районнан ярдәм сорыйлар. Керкәледәге Карл Маркс урамында, аренда тораклары да челтәрләргә тоташкач, чиста су җитми башлаячак, тагын бер башня, скважина кирәк. Керкәледә ФАП юк, Югары Кәминкәгә ерак барасы. Авыл урамнарын чүп-чардан, кардан чистарту өчен үзләренең тракторлары булса иде. Бу проблеманы хәл итүдә район башлыгы ярдәмгә әзер. Грант отасы гына бар.

    Элек суганчылар “каласы” булган Керкәледә, шулай ук Югары Кәминкәдә дә суган үстерүчеләрне баетмакчылар. Татпотребсоюз да кызыксына икән бу өлкәдә. Орлык та бирергә, уңышны килеп тә алырга ышандыралар. Заказчылар һәм суган үстерүчеләр белән алдан ук килешү төзү дә планлаштырыла. Районның башка авылларында да суганга хөрмәт уятмакчылар. Бу хакта җыенда райпо рәисе Әбүзәр Мортазин сөйләде.

    Җыеннар дәвам итә, аларда районда узган елда башкарылган эшләр, төзелеш, шәхси хуҗалыкларга күрсәтелгән ярдәм, субсидияләр бирү тәртибе турында да мәгълүмат җиткерәләр, отчет тоталар, сорауларга җавап бирәләр.

    Автор фотолары

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: